ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Рәсми Татарстан" сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советы 11нче утырышының туры трансляциясе оештырылачак
Рәсми
  • 11 Март 2019 - 08:47
  • Караулар: 306
 Бүген, 11март көнне, Казанда ("Пирамида" ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 11нче утырышы уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. "РәсмиТатарстан" сайтында утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла. Утырыш 14.00 сәгатьтә башлана.

Утырыш дискуссия форматында узачак, республиканың үзмәшгуль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгуль эшкуарлар өчен сыйфатлы шартлар тудыруга багышланачак. Билгеле булганча, Татарстан үзмәшгуль эшкуарлар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша (4 мартка 4 128 кеше теркәлгән).

Совет утырышы кысаларында үзмәшгуль эшкуарлар эшчәнлеген үстерүнең  һәм ярдәм күрсәтүнең түбәндәге темалары каралачак: үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшкуарларны кыенлыклардан чыгу юлларына өйрәтү, үзмәшгүль буларак чит ил гражданнарын теркәү, үзмәшгуль эшкуарларның дәүләт сатып алуларында катнашулары, үзмәшгуль эшкуарларның юридик затлар белән һәм "Ак Барс" банк белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләре.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^