ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Корбан бәйрәме үтте
Диннәр һәм милләтләр
  • 03 Август 2020 - 10:32
  • Караулар: 141
Узган ял көннәрендә Түбән Кама мөселманнары намазлыклар, перчаткалар, битлекләр алып, үзәк мәчеттә бәйрәм намазына җыелдылар. Коронавируска бәйле аерым шартлар нигезендә,  дин тотучыларның күбесе намазны мәчет ишегалдында ачык  һавада укыды.

Имам Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазе зур экраннан трансляцияләнде, гает намазында шәһәр мэры Айдар Метшин да катнашты.



Быел корбан чалу һәм сату булмады. Калганы башка еллардагыча:  Коръән уку, имам вәгазьләре, бәйрәм намазы һәм мохтаҗларга ярдәм итү. Өч көн дәвамында мәчет территориясендә халыктан ит кабул итү пункты эшләде. Бу ит мохтаҗларга таратылды. Исемлекләр төзү белән җирле үзидарә рәисләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эшләүче иҗтимагый оешмалар шөгыльләнде.



Быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне мәчеткә бәйрәм ашына җыймадылар, аларның өйләренә кайнар пылау таратылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^