ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген түбәнкамалылар Питрау бәйрәмен билгеләп үтә
Диннәр һәм милләтләр
  • 12 Июль 2019 - 09:17
  • Караулар: 463
Түбән Кама православие динен тотучылар бүген, 12 июльдә,  Петр һәм Павел көнен (Питрау бәйрәмен)  билгеләп үтәләр.  Нәкъ менә бу көнне ике мең еллар элек гади балыкчы һәм Рим аристократы империя башкаласында яңа дин таратулары өчен җәзалана. Бүген изге апостол уразасы да тәмамлана. 

Питрау уңаеннан бүген Түбән Кама чиркәүләрендә бәйрәм гыйбадәтләре үтә. Гыйбадәтләр кичә кич үк башланып, бүген иртәнге алтыдан кабат дәвам итте. 



Питрау көн үзенчәлекләренә күз салсак,  ул  -  җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре  барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган.



Гадәт буенча, кешеләр бу көнне  бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр.  Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелгән. Мәйданда гер күтәрү, көрәш, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырылган. Бәйрәмнең иң күңелле вакыйгасы –“ Питрау чибәре“н сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана.



Түбән Кама авылларында да Питрау бәйрәмнәре үтә. Бүген  Ерыклыда -  10.00 сәгатьтә,  Ширәмәттә-  17.00 сәгатьтә, Балчыклыда – 18.00 сәгатьтә халык күңел ачулары оештырыла.

Иртәгә, 13 е көнне,  Питрау бәйрәме  Келәтледә - 12.00 сәгатьтә, Кармалыда -  17.00 сәгатьтә, Олы Атыда 18.00 сәгатьтә башлана. 




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^