Түбән Камада экологик маршрут барлыкка килергә мөмкин.
Аңа парклар, скверлар, экологик сукмаклар, экология темасына караган һәйкәлләр һәм скульптуралар, шулай ук тематик музейлар, популяр ял итү урыннары, прокат пунктлары, визит-үзәкләр һәм төрле ял базалары керәчәк.
“Экология” илкүләм проекты кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан туристик-рекреацион кластерлар төзү һәм экологик туризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы башлап җибәрелде. Жюри иң яхшы 30 проектны сайлап алачак, алар акселерация уку программасында катнашачак.
Программаның бер этабы булып “Шәһәрне җәяү уз” экологик маршрутларын эшләү торачак. Бу шәһәрләрдә халык һәм туристларны җәлеп итү өчен яңа урыннар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Проектның кече шәһәрләр чикләреннән чыгуы, яңа экологик аспект алуы аны тагын да кызыклырак итә", - дип билгеләп үтте РФ ВЭБ рәисе Игорь Шувалов.