ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ишегалларын төзекләндерү эшен сайттан карарга мөмкин
Иҗтимагый киңлекләр
  • 06 Май 2020 - 16:10
  • Караулар: 39
 Татарстанның тагын 485 ишегалдын төзекләндерү проектлары басылып чыкты. Анда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр планлаштырылган. Яңартылган исемлекне  https://dvor tatar/docs/ сайтында карарга була.

Исемлеккә Казанның - 88, Яр Чаллының -68,  Түбән Каманың -43, Әлмәтнең -35,  Зәйнеҗ -29,  Азнакайның -26,  Бөгелмәнең 25 ишегалды кергән.  

Документларны сайтта карау өчен бастырып чыгарганнар, чөнки һәр ишегалдында яшәүчеләр белән, аерым эпидемиологик хәл аркасында,  очрашу мөмкин түгел.

Проектлар буенча тәкъдимнәрне 12 майга кадәр 8 (800) 27-520 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*