ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшәүче биш бала анасына депутатлар планшет бүләк иткән
Игелекле эшләр
  • 19 Июнь 2020 - 14:05
  • Караулар: 174
ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт – Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган "Игелек кыл" акциясе кысаларында Түбән Кама шәфкать туташы Наталья Григорьевага планшет бүләк иттеләр.

Наталья Григорьева – биш бала әнисе, кечесенә шушы көннәрдә өч яшь тула. Гаиләдә - өч укучы, шуңа күрә планшет - чыннан да, кирәкле бүләк.

"Балалар яхшы укый, - ди Наталья Григорьева. - Компьютерда дәресләр хәзерләргә туры килгән вакытта, кемгә һәм кайчан шөгыльләнү өчен вакытны төгәл билгеләдек. Хәзер җиңелрәк булачак. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт!"

"Мәрхәмәт" берләшмәсе оештырган бу акция бер генә түгел, - ди ТР Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Мөҗипова. - Коронавирус пандемиясе башланып, изоляция турында игълан ителгәннән бирле без бу юнәлештә бик күп эшләдек. Һәр хатын-кыз-депутат мөмкинлекләреннән чыгып, үз округында эшләде. Без мәктәпләргә компьютерлар алуда ярдәм иттек, азык-төлек тартмалары җыйдык, мохтаҗларга бер көнлек хезмәт хакларыбызны күчердек, һәм, әлбәттә, без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^