ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада эшмәкәрләр "Ярдәм янәшә" акциясенә кушылды
Игелекле эшләр
  • 23 Май 2020 - 10:08
  • Караулар: 171
"Ярдәм янәшә" акциясенә Түбән Камада эшмәкәрләр дә кушылды. 

Шәһәр Советы депутаты Рафис Мостафин шефлыкка алынган микрорайоннарда яшәүче азкеремле кешеләр өчен 120 азык-төлек җыелмасы бирде. Аларны авыр хәлдә калган гаиләләргә, шулай ук ялгызы авыру бала тәрбияләгән аналарга һәм Ураза гаете уңаеннан әбиләргә тараттылар.

Җирле икмәк комбинаты да читтә калмады, ул «Веста» гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәгенә ярдәм итте. Азык-төлек җыелмаларында шпрот, тушенка, макарон, ярмалар -  барлыгы егермедән артык төр әйбер.  10 гаилә азык-төлек җыелмалары алды. Азык-төлек тартмалары икмәк комбинаты хезмәткәрләре көче һәм алар хисабыннан җыелды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^