ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
10 һәм 11 майда педиатрлар балалар бакчаларына чыгачак
Балалар
  • 08 Май 2020 - 17:12
  • Караулар: 115
12 майдан Татарстанның балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлаячак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына мәктәпкәчә учреждениегә бару өчен белешмәләр алу процедурасын җиңеләйтү йөзеннән, Түбән Кама педиатрлары үзләре балалар бакчаларына чыгачак.

Табиб-педиатрлар  10 һәм 11 майда 8.00 -17.00 сәгатьләрдә  13 балалар бакчасында булачак. Аларның һәркайсына берничә бакча беркетеләчәк. Алдагы көндә тәрбиячеләр  ата-аналарга шалтыратып,  кайсы вакытта килергә кирәклеген хәбәр итәчәкләр.

Белешмә алу өчен кайсы бакчаларга килергә кирәклеген язып үтәбез.

73 нче  балалар бакчасына 72, 75,64,78 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килә;

84 нче  балалар бакчасына  -  86,87,88,77

8 нче  балалар бакчасына  - 61,63,67,57

45нче  балалар бакчасына  -  53,69, 49, “Әкият"  (Кызыл Чишмә);

66 нчы балалар бакчасына - 35,68,70,29,32

31нче  балалар бакчасына  - 34, 42, 41, 58, 60

38 нче  балалар бакчасына - 28,36, 50

37нче  балалар бакчасына  - 19,22, 89, 23, 3

 15 нче  балалар бакчасына - 13,12,11,7,14,1,17

40 нчы  балалар бакчасына - 47,39, 33, 27

90  нчы  балалар бакчасына - 97,93,96

95 нче  балалар бакчасына  -92,94, 80

 76 нчы  балалар бакчасына -  91,74,43,44,82,83

Бу көннәрдә сырхауханәләрдә белешмәләр бирелмәячәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*