ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ГАЛИӘХМӘТОВ Әгътәс Нургата улы


җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, район һәм шәһәр администрациясе башлыгы булып эшләде

Галиәхмәтов  Әгътәс Нургата улы  1944нче елның 23нче февралендә  Куйбышев районы Камышлы авылында туа. 1970нче елда Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, «Камэнергостройпром» берләшмәсендә автотранспорт цехы механигы булып эшли башлый.

1963-1966нчы елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.1971-1992нче елларда «Татэнерготөзелеш»  идарәсендә участок башлыгы, баш инженер, төзелеш механизациясе идарәсе җитәкчесе булып эшли.1982-86нчы елларда шәһәр пассажир автотранспорт предприятиясе белән җитәкчелек итә.1986нчы елның декабрендә  Түбән Кама  «Татавтотранс» берләшмәсе директоры итеп билгеләнә. Эш дәверендә үзен  инициативалы, тырыш, таләпчән җитәкче итеп таныта, шәһәр һәм шәһәрара автотранспорт  хәрәкәтен җайга салу буенча күп эшләр башкара.

Татарстан  Республикасы Президентының  1992нче елның  17нче гыйнварда кул куйган   Указы нигезендә,  Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама район администрациясе Башлыгы итеп билгеләнә. Икътисадый шартларның авыр булуына карамастан, аның җитәкчелегендә шәһәр инфраструктурасы үсеше буенча җитди эшләр башкарыла:  1994нче елда 87,1 мең кв.м, 1995нче елда 123,9 мең кв.м торак сафка баса. 2300 урынлык 2 мәктәп, теш дәвалау сырхауханәсе ачыла. Район белән Галиәхмәтов Ә.Н. идарә иткән чорда шәһәр төзелеше һәм бизәлеше яңа төсмер ала: парклар,  скверлар яңартыла, юллар төзекләндерелә, халыкны чиста су белән тәэмин итү өчен артезиан скважиналары казыла. Азкеремле гаиләләрне, инвалидларны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын социаль яклау көнүзәк мәсьәләгә әверелә. Ветераннар йорты, «Ветеран» кибете ачыла, сугышта катнашучылар һәм инвалидларга көндәлек кирәк-ярак һәм азык-төлек товарлары  түбән  бәяләргә сатыла башлый. Азкеремле гаиләдәге балаларны кайнар аш белән тәэмин итү өчен комбинат эшли башлый, пенсионерларга бакча-дачаларга ташламалы бәяләргә  йөрү мөмкинлеге тудырыла.

Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә эшмәкәрлек эше үсешенә зур игътибар юнәлтелә, сәүдә үзәкләре, базарлар ачыла.

Галиәхмәтов Ә.Н. шәһәр һәм район күләмендә тәртип саклау эшен даими контрольдә тота, хокук саклау органнары эшенә даими күзәтчелек итә, эчке эшләр идарәсенең материаль-техник базасын  ныгытуга күп көч куя.

Авыл хуҗалыгы тармагы – район башлыгы контроле астында булган мөһим тармак. Урып җыю һәм язгы чәчү эшләре, юллар төзелеше, авылларга газ үткәрү,  мөгезле эре терлек исәбен саклап калу, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кирәк-яраклар табу – берсе  дә Галиәхмәтов Ә.Н. игътибарыннан читтә калмый.

1995нче елда халык депутатларының район Советы депутаты, берләштерелгән Совет рәисе итеп сайлана.  Ул  - Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Хөрмәт  Билгесе ордены иясе.  Россия  Федерациясе,  Татарстан Республикасының  атказанган транспорт хезмәткәре.

Галиәхмәтов Ә.Н. озак еллар Түбән Каманың 1нче пассажир автотранспорт предприятиесе  белән җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы һәм үз эшенә нык бирелгән, оста җитәкче булуы аркасында, автотранспорт идарәсе   шәһәр һәм республикада гына түгел, илкүләм абруй яулауга иреште. 

x^