Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Фәрит Бәдретдин улы Баһаветдинов 1932нче елның 15нче сентябрендә ТАССРның Кама Тамагы районы Әмәкәй (Җәмәки) авылында туа. Әтисе - Баһаветдинов Бәдретдин Баһаветдин улы 1900нче елда ярлы крестьян гаиләсендә туган, әнисе Бибисара Хөснулла кызы 1904нче елда күрше Апас районы Борнаш авылында дөньяга килгән. Алар 6 бала: 3 ул, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның 5сенә югары белем бирүгә ирешәләр.
Әтисе Октябрь инкыйлабын сөенеп каршы ала. 18яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән егет, Кызыл Армия сафларына баса, гражданнар сугышында катнаша. Деникин, Врангель, Махно гаскәрләренә каршы көрәшә, яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, Казанга 16нчы мөселман полкы курсларына җибәрелә. Хәрби хезмәт юлын Урта Азия якларында тәмамлый. Туган якларына әйләнеп кайткач, иҗтимагый тормышта актив катнашуын дәвам итә: колхозлар оештыру, партия эшендә катнаша. Яңа Сала авылында партия оешмасы җитәкчесе, аннары париятнең Кама Тамагы район комитетында инструктор булып эшли. Марксизм-ленинизм курсларын тәмамлый, партиянең Биектау райкомына икенче секретарь итеп җибәрелә. 1937нче елдан партиянең Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. 1938нче елда партиянең Бондюг райкомы беренче секретаре итеп билгеләнә. Бу вазыйфада 1953нче елга кадәр эшли.
Ф.Баһаветдинов Бондюг урта мәктәбен тәмамлагач, Совет армиясе сафларына алына. 1955нче елдан - запастагы офицер. 1956нчы елда партия райкомы аны Карпов исемендәге заводка физкультура буенча инструктор итеп җибәрә. 1959нчы елда комсомолның Бондюг райкомы беренче секретаре итеп сайлана.1961нче елда Фәрит Бәдретдин улы Баһаветдинов читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Ул партиянең Бондюг район комитеты бюросы әгъзасы итеп сайлана һәм оештыру бүлеген җитәкли. 30 яше дә тулмаган Фәрит Баһаветдинов үзенә генә хас үҗәтлек белән предприятие һәм оешмаларда туган проблемаларны хәл итә, кадрлар сайлау белән шөгыльләнә.
1963нче елда Бондюг районы эреләтелгән Алабуга районына кушыла. Фәрит Бәдретдин улы берничә ел Алабуга шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары була, аннан партиянең Алабуга шәһәр комитеты оештыру бүлеген җитәкли.
1967нче елдан язмыш Ф.Баһаветдиновны яңа тармакка чыгара – аны төзелеп килүче Түбән Камага эшкә күчерәләр. Поселокка шәһәр статусы 1966нчы елның сентябрендә генә бирелә, бер елдан Фәрит Бәдретдин улын партия шәһәр комитеты секретаре итеп сайлыйлар. 1970-79нчы елларда ул Түбән Кама шәһәр башкарма комитетын җитәкли һәм баштанаяк шәһәр хуҗасының проблемаларына чума. Шәһәр буш урында төзелә һәм анда өч урам, өч кибет, өч балалар бакчасы, өч мәктәп барлыкка килә. Түбән Кама һәм эре химия комплексы Бөтенсоюз удар төзелеше буларак игълан ителә. Шәһәр төзелешенә теләп килүчеләр меңләгән була, аларның барысын да урнаштырырга, яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк була. Әле гамәлдә булмаган урамнар һәм проспектлар схемасы, мәктәп һәм балалар бакчалары, хоккей мәйданчыклары, кибет, ашханә, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре проектларыннан заманча төзекләндерелгән шәһәргә кадәр мэр һәм романтик Фәрит Бәдретдин улы үзенең командасы белән ун еллык юл уза. Аның фикердәшләре (күпләрен ул остазы дип саный) үзе кебек үк талантлы кешеләр булалар һәм шәһәрне әкияттәге кебек “кулларында йөртәләр”. Чөнки шәһәр һәм нефть -химия комплексы төзелеше белән беррәттән, аны төзекләндерергә һәм яшелләндерергә кирәк була, нәтиҗәдә, Түбән Кама Россиядә иң төзек һәм чиста шәһәр статусы ала.
1979нчы елда Ф.Баһаветдиновны Татарстан сәүдә министры итеп билгелиләр, соңрак – бәяләр буенча Дәүләт комитеты рәисе. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә ул лаеклы ялга чыкканчы – 15 ел эшли. Кайда гына эшләсә дә, үзен энергияле, эрудицияле һәм белемле итеп күрсәтә. Икътисад таркалу, көчле дефицит һәм талон системасы кертелгән шартларда да барлык сәүдә предприятиеләре эшчәнлеген координацияләүне төгәл оештыру, бәяләрне контрольдә тоту мөмкинлеге була. Фәрит Бәдретдин улы җитәкчелек иткән чорда сәүдә эшчәнлегенең яңа формалары кертелә, беренче тапкыр халыкка җитештерүче бәясе белән авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәләре оештырыла.
Фәрит Бәдретдин улының тормыш юлы – җәмгыятькә ихластан хезмәт итү үрнәге: ул беркайчан да үзенә вазыйфаны сайлап алмый, һәрвакыт кая кирәк – шунда бара. Шунлыктан лаеклы рәвештә орден һәм медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, берничә мәртәбә ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайланган, РСФСРның сәүдә һәм мәгариф отличнигы, “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” дигән горур исемне алган.