ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада "Экояз-2020 " акциясе бара
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 12 Май 2020 - 17:07
  • Караулар: 115
Түбән Каманың төзелеш, ТКХ һәм төзекләндерү департаменты "Экояз-2020 " масштаблы республика акциясенә кушылды.

Быел ул махсус режимда уза: катнашучылар COVID-19 вирусының таралуын булдырмас өчен, иминлек таләпләрен үтәп, үзләренә беркетелгән участокларда тәртип урнаштыралар. Иҗтимагый киңлекләрне җыештыруга департамент хезмәткәрләре медицина битлекләре һәм перчаткалар киеп чыккан һәм бер-берсеннән куркынычсыз дистанциядә эшләгән.

Алар Төзүчеләр проспектыннан " Кама" кунакханәсенә кадәр - барлыгы 13 мең квадрат метрны мәйданны җыештырганнар. Департамент хезмәткәрләре дүрт өмә оештырган, нәтиҗәдә, махсус полигонга кыш буена җыелган 85 кубометр чүп-чар озатылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^