Түбән Камада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча ике объектны капиталь төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтан соң, районның төзелеш, ТКХ һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе урынбасары Тәфкил Әхмәтшин сөйләде.
"Апрель уртасыннан Шинчылар проспектының Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәрге участогында төзекләндерү эшләре бара, - ди Тәфкил Әхмәтшин. - Юлны бүлү полосасы өчен элеккеге бетон сүтелде, хәзер кара туфрак китерелә. Проспектта алты полосалы хәрәкәт, ут баганалары, тротуарлар, юл билгеләре, җәяүлеләргә юл аша чыгу өчен дүрт урын булачак. Моның өчен 356 млн сум акча бүлеп бирелгән".

Тынычлык проспектыннан Корабельная урамына чыгучы юлда әлегә җирне тигезләү эшләре бара. Реконструкция өчен 120 млн сум бүлеп бирелгән. Биредә юл өслеге түбәнәйтелә, Тынычлык урамыннан Корабельнаяга чыгу һәм кире кайту урыннары булдырыла, ут баганалары куела, тротуарлар ясала, юл участогы "Якорь" СҮ кадәр ремонтланачак.

"Татавтодор" һәм "Алексеевскдорстрой" белгечләре COVID-19 таралу куркынычы белән бәйле рәвештә барлык иминлек таләпләрен үтиләр. Эшләрне тәмамлау октябрь башына планлаштырылган.