ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тимур Гәрәев телевизион тапшыруда Түбән Камада ишегалларын ремонтлау хакында сөйләде
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 23 Гыйнвар 2020 - 12:58
  • Караулар: 280
Түбән Кама территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисе Тимур Гәрәев  НТР каналында рус телендә чыга торган  «Көн темасы» тапшыруында катнашты.

Очрашу кунагы Түбән Камада Игелекле күршелек елы уңаеннан планлаштырылган чаралар һәм "Безнең ишегалды" проекты турында сөйләде.

"Без үз алдыбызга шәһәр халкын күршеләрчә берләштерү бурычын куябыз,-диде Тимур Гәрәев. - Күршеләр арасындагы җылы мөнәсәбәт, бу рухның ишегалларында да яңаруын телибез".

Студия кунагы "Безнең ишегалды" проектына тукталып, шәһәр ишегалларында башкарылачак эшләр бары тик биредә яшәүчеләр белән киңәшеп алып барылачагын җиткерде.

Чыгарылышның  видеоверсиясе:
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^