ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Түбән Камада җылылык челтәрен гидравлик сынап карау эшләре башлана
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 09 Сентябрь 2019 - 13:02
  • Караулар: 116

Түбән Камада җылылык челтәрен гидравлик сынап карау эшләре башлана. Бу - ел саен үткәрелә торган эш, аннан башка җылыту сезонын башлап булмый.

Торбаларның ышанычлылыгын тикшерергә мөмкинлек бирүче сынаулар елга ике тапкыр магистраль җылылык трассаларында үткәрелә. Су торбаларга көчле басым астында бирелә һәм, өзеклекләр килеп чыккан очракта, кимчелекле урыннар өстәмә рәвештә төзекләндерелә.

Гидравлик сынаулар үткәрү сәбәпле, 10 сентябрь 9:00 сәгатьтән бөтен шәһәр буенча торак йортларга кайнар су бирү туктатылачак. Сынаулар 17 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Торак йортларга кабат кайнар су бирү этаплап башкарылачак: әгәр опрессовкадан соң участокта өзеклекләр килеп чыкмаса, бу территориядәге йортларга кайнар су 17сенә кадәр үк биреләчәк.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^