ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама шәһәрендә төзелеп килә торган мәчетнең идәнен җәя башладылар
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 02 Июль 2020 - 08:57
  • Караулар: 182

Түбән Кама шәһәрендә төзелеп килә торган яңа мәчетнең идәнен бетонлый башладылар. Бу этап төзелеш оешмаларының тиз арада һәм көйле эшләвен таләп итә: 130 кубометрга якын бетонны тигез итеп җәяргә кирәк.

Дело движется: в Нижнекамске на первом этаже строящейся мечети заливают бетоном полы

"Мәчетнең беренче катында идән җәю белән бергә стенасын да күтәрәбез, - ди төзелеш өчен җаваплы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов. - Бүген без, ташчыларга территорияне бушату өчен, идәнне тулысынча җәеп бетерергә планлаштырабыз. Бу - әле идәннең беренче катламы, аннан соң җылыткыч материал, соңгы катламда "җылы" идән салыначак".

Мәчет төзелеше дәвам итә. Бу изге эшкә матди ярдәм күрсәтү өчен карта номеры үзгәрде. Яңа номер - 4817 7602 2641 6661 (Алсу Рафиковна).
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^