Түбән Камада легендар "Кама" пионер лагере турында истәлекләр җыю эше башланды. Түбәнкамалылар үз тормышларында әлеге лагерь белән бәйле хатирәләрен уртаклаша ала.
"Без "Кама" пионер лагере турында кызыклы һәм истәлекле мәгълүматлар туплау эшен башлыйбыз, - ди оешманың яңа җитәкчесе Екатерина Юртаева. - Фоторәсемнәр, документлар, вакыйгалар, легендалар, мифлар, атрибутика – бу урын белән бәйле барлык нәрсә безнең өчен мөһим. Без, шәһәр халкы ярдәме белән, бу урынга бәйле тарихны бөртекләп җыярбыз дип өметләнәбез".
.jpg)
Мәгълүматларны ket81-1981@mail.ru электрон адресы аша җибәрергә мөмкин. Хатирәләрегезне 8-917-272-37-13 номерына шалтыратып та бүлешә аласыз.
Түбән Каманың Каракүл ярында 1970 елда төзелгән "Кама" лагеренда хәзерге вакытта ремонт бара. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 182 млн сумга биредә корпуслар төзекләндереләчәк, ташландык хәлдәге ике бина торгызылачак, яр буе тәртипкә китереләчәк, футбол, хоккей, волейбол, баскетбол мәйданчыклары, амфитеатр һ.б. булдырылачак.