ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан
Җәмгыять
  • 06 Август 2020 - 13:17
  • Караулар: 638
Түбән Кама халкыннан мохтаҗларга өләшү өчен, үзәк мәчеткә бер ярым тоннага якын корбан ите китерелгән.

Бу итне мохтаҗларга адреслар буенча таратканнар. Исемлекне инвалидлар җәмгыяте һәм җирле үзидарә рәисләре төзегән. Гомумән алганда, ирекле ярдәмчеләр алты йөзгә якын гаиләгә Корбан гаете күчтәнәче китергән.



Мәчеттән хәбәр итүләренчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләре яши торган йортлары буенча җаваплы кешегә яки җирле үзидарә рәисенә мөрәҗәгать итә алалар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^