ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Камада агач утырту акцияләре узды
Җәмгыять
  • 08 Май 2020 - 17:38
  • Караулар: 145
Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Кама федераль янгынга каршы хезмәтенең беренче отрядында «Дан аллеясе» акциясе старт алды.

Акция инициативасы белән отряд башлыгы Алексей Шаповалов чыкты, ул һәр янгын-коткару бүлегендә агачлар утыртырга тәкъдим итте.

Барлыгы 75 төп агач утыртылырга тиеш булса да, агачлар өч тапкыр күбрәк утыртылган. Алар арасында миләш, каен, нарат, чыршы агачлары бар.

Кама Аланы исә «Җиңү бакчалары» акциясенә кушылды. "Яшь гвардия" активистлары 1956 елгы Венгрия вакыйгалары ветераны Валентин Прохоров йорты янында агач үсентеләре утырттылар. Шулай ук активистлар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин исеменнән истәлекле бүләк һәм азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^