ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Татнефть» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар турында фикер алышу узды
Транспорт
  • 02 Декабрь 2020 - 09:05
  • Караулар: 99

Айдар Метшин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Түбән Камада «Татнефть» социаль проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Компаниянең яңа проектлары турында карар «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәгановның агымдагы елның август аенда Түбән Камага эш сәфәре нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

Гамәлгә ашыру планлаштырыла торган проектлар арасында  -   «Танеко- арена»     боз манежы төзү. Биредә спорт сөючеләргә хоккей уйнаудан тыш, фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Район хакимияте Түбән Камада фигуралы шууны алга җибәрү буенча комплекслы программа эшләячәк һәм манеж төзү проекты кысаларында аны гамәлгә ашырачак.

Компаниянең Түбән Камадагы башка проектлары -   34 нче микрорайонда мәктәп-лицей һәм балалар бакчасы төзү, Шинчылар проспектындагы скверны яңарту, шин комплексы музее һәм нефтьчеләр музее булдыру. Моңа өстәп, «Батыр» комплексында актив озын гомерлелек үзәге булдыру, «Кояшлы Алан»да экстрим-парк төзүдә һәм Кызыл Чишмә бистәсендә «Изге чишмә» комплексы территориясен төзекләндерүдә катнашу. Шулай ук компания Түбән Камада транспорт реформасын тормышка ашыруда да катнаша.

Очрашуда Түбән Камада «Татнефть» тарафыннан 2020 елда гамәлгә ашырылган социаль проектларга да йомгак ясалды. Компания ярдәме белән 29б микрорайоны, 33 һәм 6 нчы мәктәпләр территориясендә яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Моннан тыш, «Татнефть» 33 һәм 20 нче мәктәпләргә керү урыннарын ремонтлады, тәрәзәләр алыштырды.

Хоккей и фигурное катание: в Нижнекамске планируют построить ледовый манеж  

Шинчылар проспектындагы элеккеге китапханә базасында «Заман» уку һәм аралашу үзәге   булдыру да «Татнефть» ярдәме белән башкарыла. Айдар Метшин сүзләренә караганда, әлеге үзәк Түбән Каманың барлык категория кешеләренә ял итү өчен шартлар булдыруда беренче, әмма бик кызыклы тәҗрибә булырга тиеш.

Бу барлык проектларны тормышка ашыру, шулай ук быел капиталь ремонт узган Түбән Каманың дүрт балалар бакчасы территорияләрен төзекләндерүгә «Татнефть» 85 млн сум бүлеп биргән.

    Хоккей и фигурное катание: в Нижнекамске планируют построить ледовый манеж

Айдар Метшин «Татнефть» җәмгыятенә шәһәр тормышында актив катнашуы һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

«Хәзер инде без уртак эшебезнең нәтиҗәләре турында сөйли алабыз, – дип ассызыклады очрашу ахырында Рөстәм Мөхәммәдиев. - Планлаштырылган эшләрнең күбесе башкарылган, һәм без алга таба да мәсьәләләрне хәл итеп, юлны дәвам итәчәкбез».

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^