Эссеннан Виктор Виль Түбән Кама халкын велосипедларга утырырга чакырды. Германия табибы видеомөрәҗәгатьне улы Андреас белән бергә яздырган.
"Мин инде күп еллар эшкә велосипедта йөрим, таулы җирләрдән бер якка утыз биш километр, бу - бик яхшы чара", - ди хирург.
Билгеле булганча, 22 сентябрьдә Түбән Кама "Эшкә - велосипедта" акциясенә кушыла.
Быел Түбән Камада акциядә хезмәткәрләре иң күп катнашкан оешма-учреждениене ачыклаячаклар, бүләк тә тапшырачаклар. Шартлар гади: 22 сентябрь көнне эш урыны бинасы фонында велосипедлы катнашучыларның фотоларын 8-917-271-34-66 номерына WhatsApp аша җибәрергә кирәк булачак.
Моннан тыш, бу көнне эшкә яки укырга велосипедта баручылар җиләк-җимеш яки кечкенә сувенирга да ия була алачак, аларын шәһәр урамнарында волонтерлар таратачак.