Түбән Камада дача сезонына әзерлек актив алып барыла. 19 апрельдән шәһәр һәм Кама Аланы халкы өчен бакча-коммерцияле булмаган ширкәтләргә автобуслар эше яңартыла. Түбән Кама районында якынча 30 мең участок бар.
Түбән Кама администрациясе тарафыннан, зур һәм урта класслы 25 автобус кулланып, 15 маршрут оештырылган. Өлкән буынга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә: пенсионерларга бушлай йөрү мөмкинлеге каралган. Рейслар җәдвәле соңрак бастырылачак.