ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яңа танышу: Түбән Камада чыныккан пыяла җитештерү буенча Кытай предприятиесе делегациясе булып китте
Сәнәгать
  • 19 Ноябрь 2019 - 15:36
  • Караулар: 246

Түбән Камада эш визиты белән «Чжанцзяган Ляньцзи» ҖЧҖ (КХР) компаниясе булып китте, ул көнкүреш техникасы предприятиеләренә чыныккан пыяла җитештерү белән шөгыльләнә. Компания Татарстанга үз партнерлары – Haier компаниясе һәм Түбән Камада «Пионер» индустриаль паркы резиденты «Роскамасталь» компаниясенең чакыруы буенча килде.

Кытайдан килгән кунаклар район Башкарма комитеты вәкилләре белән очраштылар, шәһәрне, муниципаль сәнәгать паркларын карадылар.

«Чжанцзяган Ляньцзи» компаниясе Haier, Gree, Meidea, LG һ.б. эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстанда алар партнер-предприятиеләр өчен материалларны урында ук җиткерү өчен үз производстволарын оештыру мәйданчыгын карыйлар. «Пионер» индустриаль паркы җитештерү куәтләрен урнаштыру вариантларының берсе булып тора, анда бүген «Түбән Кама» АСИҮТ нең беренче резиденты – рулон корычын буяу буенча уртак Россия-Кытай производствосы эшли.

Яңа инвесторлар, шулай ук, АСИҮТ нең Түбән Кама резиденты булырга планлаштыралар. «Чжанцзяган Ляньцзи» компаниясе планнарында – 150 млн сум инвестицияләр күләме белән проектны өч этапта гамәлгә ашыру һәм 65 яңа эш урыны булдыру.

Беренче этап кысаларында компания көнкүреш техникасы өчен чыныккан пыяла җитештерүне ачарга һәм аны Түбән Камадан көнкүреш техникасы җитештерү буенча үз партнерларына - Россиядә, аерым алганда, Яр Чаллыда урнашкан Haier компаниясенә җибәрергә планлаштыра. Кытай инвесторлары җитештерүне 2020 елның языннан башлап җибәрергә әзер.

Шуннан соң чыныккан пыяла җитештерүне оештыру буенча «Роскамасталь» компаниясе белән уртак предприятие ачу планлаштырыла, аны төзелеш тармагында киң файдаланырга һәм кулланырга мөмкин булачак.. Проектның өченче этабы EPS пенополистиролын чыгаруны оештыруны күз алдында тота. Кытай компаниясе чимал сыйфатында Татарстан нефть химиясе предприятиеләре продукциясен кулланырга планлаштыра.

Потенциаль инвесторны тәкъдир итү кысаларында Түбән Кама ягы яңа производствоның экологик яктан чисталыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Кытай ягы сүзләренә караганда, аларның проектында барлык заманча нормативлар исәпкә алынган.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев сүзләренә караганда, Түбән Кама яңа инвесторлар һәм кызыклы проектлар белән кызыксына. Шулай ук ул Түбән Каманың Кытай компанияләре белән дустанә мөнәсәбәтләре урнашуын билгеләп үтте. Аерым алганда, октябрь ахырында Түбән Кама делегациясе Мэйшань тугандаш шәһәрендә булып, берничә эшлекле очрашу үткәрде. Җавап визиты белән Кытайның тугандаш шәһәре җитәкчелеген түбәнкамалылар декабрьдә көтә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^