ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тыл хезмәтчәннәре гомер бәйрәмнәрен каршылый
Шәһәрдәш
  • 25 Ноябрь 2020 - 14:28
  • Караулар: 154
Түбән Камада яшәүче Екатерина Хорошева һәм Нурзидә Сәхәбиевалар үзләренең туган көннәрен билгеләп үтте. Аларны котларга туганнары, якыннары, хакимият,  социаль хезмәт вәкилләре дә килде.

Екатерина Федоровнага 90 яшь тулды. Ул Балык Бистәсе районында зур крестьян гаиләсендә туган. Сугыш башлангач,  әтисе фронтка китә, аннан кире әйләнеп кайтмый, Ватан өчен барган сугышларда һәлак була.

Екатерина Федоровна ун яшеннән тылда эшли.  Сугыш елларында агач әзерләүдә дә эшләргә туры килә аңа. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны. 1953 елда кияүгә чыга. Ире Ефим Егорович балалар бакчасында балта остасы булып эшли. Түбән Камага күчкәч, Екатерина Федоровна район үзәк хастаханәсендә санитарка, аннары Түбән Кама шин заводында җыештыручы булып эшләгән, аннан лаеклы ялга чыккан. Ире белән өч бала үстергәннәр, оныклары бар.


Нурзидә Фатыйх кызы Мамадыш районының Олыяз авылында  крестьян гаиләсендә  туа. Бүген аңа 95 яшь тулды.

Сугыш вакытында, 1942 елдан 1945 елга кадәр тылда  эшли, Серовта металлургия заводында йөк төяүче булып хезмәт куя. Сугыш тәмамланганнан соң,  пенсиягә кадәр дә Нурзидә Фатыйх кызы колхозда төрле эштә эшли. «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән һәм «Хезмәт ветераны» исеменә ия.

Тормыш иптәше Нәҗип Сәхәбиевич белән  биш бала  үстергәннәр, 11 онык һәм 22 оныкчыклары бар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^