ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Игелек кыл» акциясе кысаларында Кузнецовлар гаиләсенә планшет бүләк иттеләр
Гаилә
  • 16 Сентябрь 2020 - 07:38
  • Караулар: 158
Түбән Каманың Олы Афанас авылында яшәүче Кузнецовлар гаиләсенә «Мәрхәмәт – Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсеннән планшет бүләк иттеләр. Бу «Игелек кыл» акциясе кысаларында мөмкин булды.

Гаиләдә биш бала - өч малай һәм ике кыз. Иң олы уллары Романга - 13 яшь, төпчекләре Сашага – 11 ай. Әниләре декрет ялында, әтиләре мәктәптә физкультура һәм ТИН укытучысы булып эшли. Гаилә башлыгы Алексей Анатольевич, сүз уңаеннан, Түбән Кама Әтиләр советында тора.

Акциянең өченче этабы кысаларында планшетлар биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүче укытучы гаиләләренә, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бирелә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^