ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Алар безгә Җиңү китерде: бүгенге көндә Түбән Камада Бөек Ватан сугышында катнашкан 93 ветеран яши
Бөек Ватан сугышы
  • 06 Май 2019 - 14:15
  • Караулар: 390
Соңгы елда гына да Түбән Кама районында  261 Бөек Ватан сугышы ветераны дөнья куйган. Бу хакта бүген  җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов җиткерде. 

Хәзерге вакытта муниципаль районда 1452 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 93 е -   сугышта катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр, 1 042  - тыл хезмәтчәне, 113 -  сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 204 кеше ике категориягә ия (тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны).

"Бүген бу кешеләр дәүләт карамагында, алар турында кайгырту – социаль сәясәтнең мөһим өлеше", - дип билгеләп үтте Илнар Бәдретдинов.  Ветераннарыбызга гамәлдәге закон нигезендә каралган барлык социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^