2019 елда Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре өчен 1 681 400 000 сум акча тотылачак. Бу хакта чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җиткерде.
Бюджетның төрле өлкәләреннән бүлеп бирелгән акчаларның төп өлеше Түбән Каманың яңа микрорайоннарында мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзүгә китәчәк. Болар барысы бергә миллиард сумга якын, әлеге сумма ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә бүлеп бирелгән. 35нче һәм 49нчы микрорайоннарда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары, 45нче микрорайонда 800 укучыга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк, хәзерге вакытта биналарны төзү эшенә керешкәннәр инде.
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә 160 миллион сумнан артык акча китәчәк, бу хакта без күптән түгел язып чыккан идек. Түбән Камада Җиңү монументы, Бакый Урманче урамы, Афанас авылында сквер, Кама Аланында экопаркны төзекләндерү планлаштырыла.
Политехника көллияте базасында оештырылган ресурс үзәген модернизацияләүгә - 140 миллион сум, татар драма театрын реконструкцияләүгә 100 миллион сум акча тотылачак. 17, 42нче һәм Афанас авылы балалар бакчаларын ремонтлауга 120 миллион сум тирәсе акча кирәк булачак. Ун мәктәп һәм ун балалар бакчасы түбәләрен ремонтлауга 90 миллионга якын акча тотылачак, Айдар Сәйфетдинов фикеренчә, бу - иң кискен мәсьәләләрнең берсе, чөнки түбәләр авария хәлендә.
Шулай ук Түбән Кама урамнарында дүрт яңа спорт мәйданчыгы (баскетбол, волейбол, тренажер һәм хоккей корты) булдырылачак. «Балкыш» приюты, яшүсмерләр өчен дүрт клуб, «Кама» лагерендагы корпус һәм ашханә бинасы , авыл хуҗалыгы идарәсе, ашыгыч ярдәм станциясенең калган өлеше ремонтланачак.
Авыл җирлекләренә килгәндә, быел Афанас Мәдәният йортына, Сухрау башкарма комитеты бинасына, Кама Аланы психоневрология интернаты һәм биредәге «Алан» яшьләр үзәгенә яңа сулыш өреләчәк. Шулай ук республика программасы кысаларында Благодатная авылында фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.
Түбән Камада төзекләндерү эшләре өчен шәһәр башкарма комитеты тарафыннан да миллиард сумга якын акча тотылачагы турында язган идек. Моннан тыш, республика бюджетыннан юлларны ремонтлау өчен 1,7 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.