Рус Тат

Интернет аша кабул итү

Сайттан актив файдалануыгыз, Түбән Кама шәһәре һәм район тормышы белән кызыксынуыгыз, игътибарыгыз, безнең белән элемтәгә керүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең мөрәҗәгатьләр безгә тормыш-көнкүрештәге кимчелекләрне, җитешсезлекләрне төзәтергә һәм нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итә.
“Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” №59-ФЗ,02.05.2006, “Хакимият hәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү турында” №8-ФЗ Федераль законнарына таянып, гражданнарның законлы хокукларын, ирекләрен, бурычларын гамәлгә ашыруда безнең сайт аша җирле үзидарә органнары вәкилләренә, вәкаләтле вазыйфаи затларга үзегезне борчыган сорауларны биреп, аларга нигезле һәм төгәл җаваплар ала аласыз. Мөрәҗәгатьтәге мәгълүматны, шулай ук гражданнарның шәхси тормышына кагылышлы мәгълүматларны аның ризалыгыннан башка тарату закон нигезендә тыелган. Күрсәтелгән закон нигезендә, аноним характердагы (исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, почта адресы куелмаган), мыскыллау, кимсетү рәвешендәге мөрәҗәгатьләр каралмый, андый хатлар мөрәҗәгать итүченең үз хокукларыннан законсыз файдалануы дип бәяләнә.

Игътибар! Әгәр дә текст тулысынча баш хәрефләр белән генә язылса яисә җөмләләргә бүленмәсә, Сезнең мөрәҗәгатегез каралмаячак. Мөрәҗәгать текстын дөрес hәм грамматик кагыйдәләр нигезендә тәгъбир итүегез сорала.


 
Сорау бирергә*
Фамилиягез*
Исемегез*
Әтиегезнең исеме*
Адресыгыз*
E-mail*
Телефон номерыгыз
Сезнең соравыгыз*
Шәхси мәгълүматларны эшкәртү белән килешәм*
Рөхсәтсез таратудан саклау
 
Рәсемдә тасвирланган билгеләрне (хәрефләр, саннар) күчереп языгыз*

* - күрсәтелгән өлешне тутыру мәҗбүри