Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
2019 елда республика программасы нигезендә Түбән Камада дүрт иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк
Иҗтимагый киңлекләр
  • 21 Гыйнвар 2019 - 10:22
  • Караулар: 183
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов   җирлектә иҗтимагый  киңлекләрне төзекләндерүгә тотылачак  гомуми сумма күләмен атады. 

Төзекләндерүдә иң зур сумма  Җиңү монументы тирәсен яңартуга тотылачак. Айдар Сәйфетдинов сүзләренчә, аны реконструкцияләүгә 75 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Шунысы да игътибарга лаек, 2020 елда илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә, Түбән Камада  мемориалны яңарту  эше бик кирәк.

Бакый Урманче урамының бер өлешен реконструкцияләүгә 58 миллион сум акча тотылачак. Бу   -   "Минем шәһәремнең  урамнары" масштаблы муниципаль проекты кысаларында беренче шундый тәҗрибә. Сүз "иҗтимагый  киңлек" төшенчәсен урам исемнәре белән бәйләүне дә күздә тота.  Урамны төзекләндерүдән тыш,  биредә  бөек татар рәссамы исеме белән бәйле төрле  мәгълүмат такталары, сәнгати объектлар  һ. б. урын алачак. 

Шулай ук Олы Афанас авылында сквер төзелешенең икенче этабына – 10 миллион, Кама Аланында экопарк төзүнең  икенче чиратына 20 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Айдар Метшин аныклап узганча, Кама буендагы Изге чишмәне реконструкцияләү эшен  2020 елга  калдырырга карар кылынган. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, биредә төзекләндерү  эшләре тәгаенләнгән, алар үз эченә Изге чишмә комплексын  төзекләндерүдән тыш,  аның территориясен  киңәйтү эшләрен дә ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар