Рус Тат

Гомуми мәгълүмат

Түбән Кама муниципаль районы – Татарстан Республикасының югары үсеш алган төбәкләреннән берсе. Ул эре индустриаль-аграр җитештерү, төзелеш һәм транспорт инфраструктурасы, гомуми һәм фәнни белем бирү потенциалы, алга киткән сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсенә ия.

nk
Түбән Кама муниципаль районының үзәге – Түбән Кама шәһәре

Түбән Кама муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан, халык саны - якынча 270 мең кеше. Мәйданы - 1672,5 кв. км. Түбән Кама муниципаль районының административ үзәге – Кама елгасының сул як ярына урнашкан Түбән Кама шәһәре, Казан шәһәреннән 250 км ераклыкта.

nk
Кама (Чулман) елгасы районыбызның төньяк чиге вазыйфасын башкара

"Түбән Кама муниципаль районы" муниципаль берәмлеге составына Түбән Кама шәһәре һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе, 15 авыл җирлеге, 65 торак пункт керә.

Төньяктан Түбән Кама муниципаль районы Алабуга һәм Мамадыш районнары белән чикләшә. Көнчыгыштан - Тукай, көньяк-көнчыгыштан Зәй муниципаль районнары белән чиктәш. Районның көньягында - Әлмәт, көньяк-көнбатышында – Яңа Чишмә, көнбатышта – Чистай муниципаль районнары.

nk
Түбән Кама муниципаль районы климаты - уртача континенталь

Түбән Кама муниципаль районы климаты - уртача континенталь, дәвамлы салкын кыш, чагыштырмача кыска һәм җылы яз, кыска һәм эссе җәй, яңгырлы көз белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,8 °С тәшкил итә. Җылы көннәр (0 °Стан югарырак температура) - 198-209 көн, салкын чор – 156-167 көн. Кышын туфракның 100-150 сантиметрга кадәр туңуы күзәтелә.

nk
Мәгърур Кама (Чулман) елгасы

Түбән Кама муниципаль районы территориясе аша Кама (Чулман), Зәй, Чишмә, Кичү, Уратма, Оша, Прось елгалары ага. Төп елга – Кама. Шәһәрнең төньяк читеннән ага, агым тизлеге 3-4 км/сәг. Ел әйләнәсендә елганың биеклеге төрлечә: июньнең беренче яртысында ул – иң югары, августта – иң түбән биеклектә, аннары исә көзге ташу чоры башлана.

“Красный Ключ” пристане тирәсендә ком-гравийлы катнаш туфраклы чагыштырмача зур утраулар тезелеп киткән. Утраулар арасында Иске Кама култыгы бар. Биредә шулай ук күп кенә күлләр урын алган. Дамба төзегәнче, язын әлеге күлләрне су баса һәм алар агымсуга әйләнә иде. Бүгенге көндә әлеге тугайлыкларда түбәнкамалыларның бакча-дачалары урнашкан. Күлләр балык күп булу һәм елга кошларының тереклек урыны буларак, районыбыз табигатенә өстәмә ямь өсти.

Түбән Камада грунт сулары 5-8 метр тирәнлектән ага, шәһәр хуҗалыгы өчен алар зур роль уйнамый.

nk
Урманнар катнаш һәм урман-дала зоналарына карый

Түбән Кама муниципаль районының урнашу рәвеше хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы төрлелегенә аерым йогынты ясый. Районда ылыслы–киңъяфраклы агачлар үскән урманнар бар: ылыслы (нарат, чыршы, ак чыршы, карагай); каты яфраклы (имән, корычагач, өрәңге), йомшак яфраклы (каен, усак, юкә, тирәк, тал, миләш, зирек, шомырт). Урманнар ике төр зонага карый: катнаш һәм урман-дала, шуңа күрә биредә тайга үсемлекләрен дә, дала үсемлекләрен дә очратырга мөмкин. Биредә шулай ук коры үзәнлекле болыннар бар. Елга үзәннәрендә куе печәнлекле тугайлар җәелеп киткән.

Үсемлекләр флорасы 1600гә якын төрне тәшкил итә. Хайваннар дөньясы төрле, биредә 400дән артык умырткалы хайваннар, берничә мең төр умырткасыз хайваннар тереклек итә.

Табигать һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү кысаларында районда күп кенә чаралар оештырыла, аларда район халкы һәм предприятиеләр актив катнаша.

nk
Түбән Кама муниципаль районы икътисады – Татарстан Республикасы җитештергән тулаем продукциянең якынча 20%ы

Түбән Кама муниципаль районы икътисады – Татарстан Республикасы җитештергән тулаем продукциянең якынча 20%ы. Сәнәгатьтә – бу алга киткән нефть химиясе, нефть эшкәртү, энергетика, төзелеш индустриясе. Авыл хуҗалыгында – бөртек, шикәр чөгендере, яшелчә, ит һәм сөт җитештерү.

Муниципаль район җитештерү күләме һәм нәтиҗәлелеге буенча сәнәгать өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә беренче урында тора.

Түбән Кама муниципаль районында 95 мәктәпкәчә учреждение, 61 гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән 3 лицей, 7 гимназия, 11 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, 2 югары уку йорты, 30дан артык сәламәтлек саклау учреждениесе бар.

Район - икътисадый яктан тотрыклы һәм инвестицияләр җәлеп итү ягыннан әйдәп баручы төбәк. Биредә зур күләмле социаль һәм икътисадый проектлар тормышка ашырыла. Түбән Кама районында шулай ук төзелеш, социаль, транспорт инфраструктурасы зур үсеш алган.

Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты - http://e-nkama.ru.

Районның башка төбәкләр белән хезмәттәшлек итү өчен барлык мөмкинлекләре бар.

Без җитештерү һәм капитал җәлеп итү, идарә итү тәҗрибәсе, яңа технологияләр куллану буенча барлык тәкъдим һәм проектларны карарга, өйрәнергә һәм аларны тормышка ашыруда уңай шартлар тудыруга һәрвакыт әзер.

Сезне эшлекле хезмәттәш яисә кунак буларак үзебездә көтеп калабыз.

Хөрмәт белән, Метшин Айдар Рәис улы,
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы