Рус Тат

Тарих

Түбән Кама районы Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Ул 1965нче елның 12нче гыйнварында Чаллы һәм Ширәмәт районнары составыннан аерылып чыгу нәтиҗәсендә оеша. Түбән Кама шәһәрен төзү  1961нче елда башлана, 1966нчы елда аңа шәһәр статусы бирелә.

nk

Районның мәйданы - 123 мең гектар, шуның 6153 гектары шәһәр өлешенә туры килә. Гомуми мәйданның яртысын диярлек авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Түбән Кама районында 65 торак пункт бар, күбесенең тарихы еракларга барып тоташа. Ә кайберләрендә хәзергә кадәр борынгы биналар һәм корылмалар сакланып калган. Мәсәлән, Кармалы авылына XVII гасырда нигез салына. 1891нче елда төзелеп, кабат реставрация үткән Изге Архистратиг Михаил чиркәве ерактан күренеп тора. Үзенең архитектурасы буенча традицион, бөтен детальләре дә классика стилендә ясалган. Чиркәү янында ампир стилендә төзелгән капкалар сакланып калган.Чиркәүдән тыш, авылда тагын борынгы архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән ике бина бар. Болар – И.Поняев һәм П.Поняев йортлары. Беренче йорт - XIX гасыр азагында, икенчесе XX гасыр башында төзелгән.

Уратма елгасы Камага койган урыннан ерак түгел, шулай ук XVII гасырда төзелгән, кайчандыр Чистай өязенең волость үзәге булган, ә аннан соң 33 ел буе (1930-1963) Ширәмәт районының үзәге булган Ширәмәт авылы (Богородское дип йөртелгән) урнашкан. XVII гасырда Богородское авылы дачасы татар морзасы Үркәевнеке була, ә XVIII гасыр уртасында граф Сергей Васильевич Шереметьев тарафыннан сатып алына.

Ширәмәт борынгы архитектура һәйкәлләренә бай булуы белән аерылып тора. Алтысы – Совет урамында. Бер йорт – билгесез эшмәкәрнеке. Шул ук урамда – эшмәкәр Вязьминнарның XIX гасыр азагында төзелгән йорты. Тикуновның ике катлы торак йорты - шулай ук XIX гасырның тарихи һәйкәле. Биредә XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында төзелгән тагын берничә бинаны: эшмәкәр Казаков келәтләре, сәүдәгәр Королев йорты, сәүдәгәр Липатов йортын атап үтәргә мөмкин. Авылның Октябрь мәйданында тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән биш бина бар. Болар – сәүдәгәрләр Бабушкин һәм Кузнецов кибетләре (XX гасыр башы), Тикунов кибете (1905), аның йорты һәм келәтләре, сәүдәгәр Баклушин кибете. Исемлекне Завод урамында урнашкан Е. Тикунованың ярымташ йорты белән дәвам итәргә мөмкин.

Зур Аты авылы 1890нчы елда төзелгән чиркәве (церковь Покрова Пресвятой Богородицы) белән данлыклы. Борынгы Уфа епархиясе белешмәсендә бу чиркәү турында түбәндәгеләр язылган: “Изге Богородица чиркәве сәүдәгәр И.Стахеев һәм башка кешеләр, Алабуга хәйрия комитеты ярдәме белән агачтан төзелгән һәм 1890нчы елның 1нче февралендә изгеләштерелгән. Чиркәү хач рәвешендәге туры почмаклы бина...”

Кызыл Чапчак авылы үзенең тарихи истәлеге – Кызыл Чапчак шәһәрчеге белән танылган. Җирле халык аны Кала-Тау дип атый. Ул Зәйнең уң яктагы текә ярында елга борылышында урнашкан. Аннан Кызыл Чапчак, Зур Аты, Түбән һәм Югары Чаллы авыллары урнашкан тигезлек бик яхшы күренә. Ныгытма XIII гасырда Идел Болгарстанының көнчыгыш чиген саклау өчен болгарлар тарафыннан төзелгән. Әлеге ныгытма татар-монгол яуларыннан соң яшәүдән туктаган дип исәпләнелә. Бу вакытта Болгар илендә төрле баш күтәрүләр башлана. Аларны бастырганнан соң, төбәктә ныгытмалар төзү һәм төзекләндерү тыела. Зәйнең сул як ярында су баса торган җирләр һәм Кашай елгасы иңкүлеге Кала-Тау ныгытмасы гарнизоны карамагында була. Монда игенчелек белән шөгыльләнүче авыллар була, аларның кайберләре, мәсәлән, Балчыклы, Шәңгәлче, безнең көннәрдә дә яшәвен дәвам итә.

Түбән Кама районының күпчелек авыллары Идел Болгарстаны шәһәрләре һәм авыллары җиренә кергән дип исәпләнелә: чыгышы белән Болгар чорына караган әйберләр табылуы шуны ачык раслый.

Келәтле авылыннан ерак түгел генә басуда Болгар һәйкәле урнашкан. XIII-XIV гасырларга караучы бу тарихи истәлек бүгенге көндә җир тигезлегеннән 30-40 см күтәрелеп тора. Һәйкәл известь кантарыннан уеп эшләнелгән. Ташта уеп язылган язудан башка бизәкләр һәм билгеләр юк. Һәйкәлне Шәңгәлче авылы халкы карап тора, каберлеккә металл чардуган куелган.

Түбән Камадан ике чакрым көньяк-көнбатышка таба урнашкан Олы Афанас авылына XVII гасырда нигез салына. Анда XVIII гасырның архитектура һәйкәле –Покров Изге Ана чиркәве урнашкан. Риваять буенча, чиркәүдә хәзинә яшерелгән. Илдә атеизм хөкем сөргән чорда чиркәү нык таушалган. Берничә ел элек Түбән Кама рәссамы Ю. Галузин чиркәүне реставрацияләгән.

Шәһәрнең иң истәлекле урыннарыннан берсе – данлыклы Изге Чишмәнең тарихы 1666нчы елга барып тоташа. Ул –шәһәребезнең су капкасы. Риваятьләргә караганда, бу чишмә урынында Мөхәммәт исемле мөселман Изге Николай Чудотворец иконасын тапкан, шуңа күрә бу урынга Изге Чишмә исеме берегеп калган. Тиздән ул правослау динендәгеләрнең дә, мөселманнарның да изгеләштерелгән урынына әйләнгән. Биредә тагын бер тиңе булмаган тарихи мирас – Болгар имамы Дәүһит Әсмәгыйҗан куышы. Чыганаклардан билгеле булганча, Дәүһит Әсмәгыйҗан 1733нче елда вафат. 102 ел яшәгән ул әүлия шушы чишмәнең дәва үзлеген халык арасында тараткан, аны халыкка таныткан.

Күренекле рус язучысы А.Н. Радищев 1797нче елда Себердән сөргеннән кайтканда Изге Чишмәгә туктала: “...Чишмә мул сулы, - дип яза үзенең истәлекләрендә, - ул су таш белән тышланган чокырда туплана. Аның янында часовня тора..., ә чокырдан су Камага коя”. Радищев Изге Чишмәне искиткеч матур, шифалы сулы урын итеп сурәтли. Бирегә дәваланырга XVI гасырда хәтта Персиядән дә килгәннәр дип яза. Әлбәттә, алар Болгар имамы ясаган махсус сулыкта коенганнар.

Изге Чишмә часовня белән бергә Соболеков боерыгына, Пророко- Ильинск чиркәвенә язылган булган. Монда гыйбадәт кылырга төрле илләрдән килгәннәр. XX гасыр башында патша гаиләсенең изге рухание Иоанн Кронштадский бирегә гыйбадәт кылырга килгән.

Шушы җирләрне 1882нче елда Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар Оренбург генерал-губернаторы Н. Крыжановскийдан 400 мең сумга сатып алганнар. Стахеевлар монда шәhәр тибындагы йортлар салып, бик матур дача төзи башлаганнар. Зур елга, биек яр өстеннән күренеп торган гаҗәеп күренеш, бай урман һәм күпсанлы чишмәләр манзарасында Стахеевларның ике катлы йорты калкып чыккан. Аның мәйданы 750 кв.м, подвалында котельня урнашкан, тышкы ягын бизәкләп ясалган верандалар, беседкалар, бассейннар һәм фонтаннар белән әйләндереп алганнар. Йорт эчендә зур, җирле халык өчен ят булган зур тәрәзәле 20 бүлмә булган. Бу матур йорт Иван Григорьевич Стахеев акчасына 1900нче елда төзелгән. Кызганычка каршы, хәзер бу бина юк, ул 1967нче елда янган. Стахеевларның берничә йорты 1917нче елгы инкыйлаб чорында җимерелә. И.Г. Стахеевның кияве В.В. Чикинның йортында хәзерге көндә Красный Ключ бистәсенең администрациясе урнашкан.

Изге Чишмә Чулман елгасының сулъяк ярында, урманлы матур калкулыкта урнашкан.  Октябрь инкыйлабына кадәр Изге Чишмәдә пристань булган, монда Чулман, Вельск, Нократ пароходчылыгының суднолары туктаган. Стахеевлар гаиләсе Франциягә, Италиягә, Урта диңгез илләренә арыш саткан. Изге Чишмә Сызраньга тапшырыла торган ипине кабул итү-озату пункты булып торган. Пристань аша булган әйләнеш елына ике мең пот арыштан гыйбарәт булган. Стахеевларның Чулман hәм Идел буенда “Стахеев hәм уллары”, “Стахеев hәм мирасчылар” компанияләренә язылган 20 көймәсе hәм 193 баржасы булган. Изге Чишмәдә балык артеле була, алар елына 5000 чөгә hәм 2000 сазан тоткан. Шулай ук Изге Чишмәдә урман кисүчеләр артеле, электр станциясе, берничә тегермән булган. Әммә төп истәлекле урын булып, Стахеевларның дачасы саналган. Тирә-яктагы урман Стахеевларның боерыгы буенча яңартылган hәм чистартылган. Ак чыршы, корычагач, эрбет, зәңгәр чыршы агачларының орлыклары hәм үсентеләре китертелгән. Нарат hәм чыршы урманына нигез салынган, сирәк очрый торган чикләвек, лимон hәм башка көньяк агачлары hәм куаклары утыртылган дүрт оранжерея корылган.

Стахеевларның иганәчелек hәм хәйрия эшчәнлекләре шактый зур. Третьяковлар, Щукиннар, Морозовлар, Мамонтовлар hәм башка күренекле шәхесләрнекеннән ким түгел. Алар 40 ел дәвамында хәйрия максатларына миллион сум акча тотканнар. Бу акчаларга Алабугада hәм Рәсәйнең башка шәhәрләрендә биналар (монастырь, чиркәү, часовня, сәүдә рәтләре, фәкыйрьләргә булышу hәм картлар йортлары, шәhәр Думасы бинасы) төзелә. Рәсәйдә Стахеевлар исемен белмәгән шәhәр юктыр. Аларның Көнбатыш Себердә алтын приисклары, нефть промысселлары, бик зур пароход төзү оешмалары, заводлары hәм фабрикалары, тегермәннәре hәм йөзләгән кибетләре була.

Шәһәрнең 50 еллыгына Изге Чишмә комплексы тулысынча яңартылды һәм төзекләндерелде. Биредә рәссам Ә.Фәтхетдинов исемендәге музей, заманча җиһазландырылган алты катлы кунакханә, Рәсәйдә тиңе булмаган гаҗәеп фонтан сафка басты.

Төбәк тарихы турында сөйләгәндә, табигать һәйкәле - Афанас дачаларын искә алмый мөмкин түгел. Бүген ул Корабельная роща исеме белән йөртелә. Ил белән Петр I идарә иткән чорда корабльләр төзү өчен нарат, чыршы hәм ак чыршы агачлары шул урманнардан киселә.

Түбән Кама урман хуҗалыгында Прость күле янында 1030 гектар мәйданда табигать hәйкәле - Борок дачасы урнашкан. Анда үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы бик бай булган нарат урманы бар.

Афанас авыл җирлеге тирәсендә химкомбинат төзү турындагы карар мондагы тыныч тормышка үзгәрешләр кертә. Еллар узгач, әлеге  химкомбинат илебезнең иң зур нефть -химия предприятиесенә әверелде. 1960нчы елның 25нче декабрендә булачак шәhәр урынына - беренче төзүчеләр, ә 1961нче елның 2нче гыйнварында икенче чана поезды килә. Шул рәвешле, Түбән Каманың яңа тарихы башлана. Шәhәр “Гипрогор” Бөтенсоюз проект институты проекты буенча төзелә. Шәһәрнең генераль планы заманында СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медаленә лаек була. Төзелеш комплекслы алып барыла: химкомбинат белән бер үк вакытта торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләр, кибетләр, спорт мәйданчыклары төзелә. Шәhәр территориясенең бер мең ярым гектарын диярлек яшеллекләр алып тора. Кама буенда ун чакрымнан артыкка сузылган Түбән Кама югарыдан нарат урманы аланында йөзүче гигант корабльне хәтерләтә: ике яктан ул урман белән әйләндереп алынган. Шәһәр матур һәм мәгърур, урамнары киң. Күләгәле аллеялар һәм яшел скверлар аны тагын да гүзәлрәк итә.

Бүген Түбән Кама - матур, яшел, уңайлы шәһәр булу белән бергә дөньякүләм танылган эре сәнәгать үзәге дә. Республика сәнәгате җитештергән продукциянең -20%ы, читкә чыгарыла торган продукциянең 30 %ы Түбән Кама өлешенә туры килә. Нефть -химия продукциясе җитештерү һәм экспортка озату буенча “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ иң эреләрдән санала. Россиядәге һәр дүртенче шинны Түбән Кама җитештерә. Республикада җитештерелә торган җылылык һәм электр энергиясенең 47% ы безнең җылылык- электр үзәкләре өлешенә туры килә. Болар – Рәсәйдә генә түгел, Европада иң эре җылылык-электр станцияләре. Моннан тыш, ТАНЕКО, ТАИФ-НК кебек эре сәнәгать предприятиеләре Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының нигез ташлары булып торалар, бүген аларда модернизация, импортны алыштыру һәм икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычлары уңышлы хәл ителә.

Республиканың төп җитештерү фондларының 20%ы Түбән Камада тупланган. Бер көн эчендә генә дә биредә 400 тонна каучук, 27мең шин, 0,4 мең кубометр җыелма тимер-бетон, 35мең данә кирпеч, 12 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе, 45 тонна икмәк-күмәч, 43 тонна сөт ризыклары җитештерелә.

Түбән Кама – Республиканың алга киткән мәдәният һәм спорт үзәге буларак та билгеле. Ул өч тапкыр (2000, 2003, 2011нче елларда) Рәсәй Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Иң төзек шәһәре” дигән исемгә лаек булды, 2002нче елда “Идел буеның мәдәни башкаласы” дигән статус алды.

Түбән Кама халкы спортны да бик ярата. Шәһәр тормышының беренче елларында ук биредә спорт ярышлары оештырыла, спорт сөючеләр командалары, спорт секцияләре булдырыла; стадионнар, мәйданчыклар төзелә. Биредә профессиональ спортчылар әзерләүче “Нефтехимик” спортклубы нәтиҗәле эшләп килә. Түбән Камада 4 футбол стадионы, Боз сарае, 4 ябык физкультура комплексы эшләп тора. Үзенең “Нефтехимик” хоккей клубы да бар. “Шинник” футбол клубы берничә мәртәбә шәһәр һәм республика ярышларында җиңү яулады.

Шәһәребездә 2 профессиональ театр эшли: Т.Миңнуллин исемендәге драма театры (сәнгать җитәкчесе Р.Галиев), Яшь тамашачылар театры (җитәкчесе Т.Пляшева). “Мунча ташы” (җитәкчесе Г.Әсхәдулла) эстрада миниатюралар театрының даны еракларга билгеле. Районда 8 музыка мәктәбе, Түбән Кама балалар сәнгать мәктәбе, С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесы бар. З.Плетнева җитәкләгән халык уен кораллары оркестры, Т.Попова кул астындагы хор капелласы, С.Заһриев җитәкчелегендәге камера оркестры, җитәкчеләре Ю.Романько булган “Лад” инструменталь ансамбле районыбызның мәдәният энҗеләре булып балкыйлар. “Улыбка” сатира һәм юмор театры (режиссеры Д.Поляк), “Тамаша” чуваш халык театры (җитәкчесе Н.Затеева), “Әллүки” балалар театры (җитәкчесе Н.Нуретдинов) уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә Түбән Камада 60тан артык хореография коллективы исәпләнә, аларда 3 меңнән артык бала шөгыльләнә. Төбәгебез данын дөньякүләм таныткан коллективлар: “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Н.Мосыйфуллин), “ИрНас” халык хореография ансамбле ( җитәкчесе И.Наскаев), “Второе дыхание” хореография коллективы (җитәкчесе Э. Кәримуллина), “Танцевальная планета” төркеме (җитәкчесе И.Витковская) һ.б.

1976нчы елда сафка баскан шәһәр музее - районыбызның тере тарихы. Аның залларында, экспозицияләрендә Түбән Кама каласының беренче субайларыннан башлап бүгенге көннәренә кадәр бөтен тормышы җанландырыла. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышларында һәлак булган батырларыбыз истәлегенә багышланган күргәзмәләр аерым игътибарга лаек. Археология һәм палеонтология заллары музейга килүчеләрне ерак тарихка сәяхәткә алып китә. Музей шәһәр тарихы һәм мәдәнияте хәзинәләрен саклау белән генә шөгыльләнми, ә рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерүдә нәтиҗәле эш башкара: биредә тематик кичәләр, вернисажлар, иҗат семинарлары еш үткәрелә.

Шәhәр музееннан тыш, шәhәрдә Түбән Каманың “Нефтехим”, “Шин” акционерлык җәмгыятьләре музейлары, политехника көллиятендә Е.Н. Королев музее, медицина көллиятендә шәhәр hәм район медицинасының торгызылуы музее, 62нче янгын сагы часте музее, педагогия көллиятендә халык мәгарифе музее, районда туган якны өйрәнү буенча 2 музей (Иске Чишмә hәм Ширәмәт авыл җирлекләрендә) hәм 8 туган якны өйрәнү почмагы (Красный Ключ hәм Кама Аланы  җирлекләрендә, Югары Чаллы, Каенлы, Кызыл Чапчак, Түбән Уратма, Кармалы авылларында); шәhәр мәктәпләрендә 10 музей hәм 16 музей почмагы эшли.

Шәhәрнең утыз еллыгы алдыннан ачылган Үзәк җәмигъ мәчет - Түбән Каманың аерым бер үзенчәлекле урыны(проект авторы И. Сабитов, архитекторлары Р. Макуев, Ф. Ханов). Мәчетнең гомуми мәйданы – 2,5 мең квадрат метр, төп намаз уку залы 900 квадрат метрны алып тора. Бу тулаем дини комплекс: монда мәдрәсә, китапханә, кунакханә hәм башка хуҗалык бүлекләре эшли. Мәчет үзенең үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып тора: бизәлешендә заманча, органик формалар кулланылган. Мәчетнең гөмбәзе юк, ике шуышма түбәсе hәм 66 метр озынлыкта дүрт манарасы бар.

Воскресение Христова храмы 1999нчы елда төзелгән (архитекторы А. Әхмәдьяров), 2000нче елда Раштуага ачылды, Казан hәм Татарстан архиепископы изге су белән бөркеде. Храмны бизәкләү эшен И. Суриков исемендәге сәнгать академиясен тәмамлаган, кайчандыр Д. Мусинның Түбән Кама балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучысы җитәкчелегендәге рәссамнар төркеме башкарды.

Шәһәребездә бүгенге көндә түбәндәге һәйкәлләр бар:

  • 1985нче елда ачылган Җиңү Монументы (архитекторы Ф. Ханов);
  • 1991нче елда Яшьлек урамында сафка баскан Г.Тукай һәйкәле (скульпторы Б. Урманче, архитекторы Ф. Ханов);
  • 1992нче елда шәһәр хастаханәсе каршында ачылган Г.Тукай һәйкәле (скульпторы Б. Урманче);
  • 1994нче елда сугышчы-интернационалчылар хөрмәтенә ачылган һәйкәл (рәссамы В. Мәхмүтов, архитекторы Ф. Ханов);
  • 2001нче елда ачылган, “Нефтехим” ААҖ генераль директоры Н.В. Лемаев һәйкәле (скульпторы Р. Сафин, архитекторы Ф. Ханов);
  • Шәһәребезнең Мактаулы гражданины Е.Н. Королев истәлегенә 2002нче елда ачылган һәйкәл (скульпторы Р. Сафин, архитекторы Ф. Ханов, А. Әхмәдьяров);
  • КПСС шәһәр комитетының  беренче секретаре И.Х.Садыйков истәлегенә 2003нче елда куелган барельеф (Казан шәһәре сәнгать фонды, архитекторы Ф. Ханов).

Моннан тыш, шәһәребездә һәм район күләмендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә 40ка якын һәйкәл куелды.

Түбән Кама – күпмилләтле шәһәр. Монда 40ка якын милләт вәкиле яши. Районда 60 иҗтимагый оешма, 6 милли-мәдәни үзәк актив эшләп килә: “Түбән Кама рус милли оешмасы” иҗтимагый берләшмәсе, чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәге, керәшен этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе, “Вербиченька” украин милли-мәдәни автономиясе, “Урал” башкорт милли-мәдәни автономиясе, “Дуслык” немец җәмгыяте. Төрле халыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максатыннан, район җитәкчелеге тарафыннан күп кенә чаралар үткәрелә. “Сабантуй”, “Раштуа”, “Май чабу”, “Уяв” кебек бәйрәмнәр – район халкының көтеп алган бәйрәмнәре. Биредә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Шәһәрдә 2 татар, рус һәм чуваш гимназияләре, украин, башкорт, немец якшәмбе мәктәпләре эшли. Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу, үстерү мәсьәләләре Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктыртыла.