2019 елда шәһәр башкарма комитеты тарафыннан Түбән Кама шәһәрен төзекләндерүгә 926 миллион сум акча кертеләчәк. Бу хакта район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Денис Баландин сөйләде.
Төп чыгымнар күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау өчен тотылачак, бу - якынча 600 миллион сум акча дигән сүз. Төзекләндерү 125 торак йортка кагылачак: аларның 15ендә суүткәргечләр алмаштырылачак, 48ендә җылылык белән тәэмин итү системасы, 16сында – канализация, 29ында – электрүткәргечләр ремонтланачак, 8 йортта 27 яңа лифт , 44 күп катлы йортта түбәләр алышыначак, 30 йортның фасадлары төзекләндереләчәк.
Денис Баландин сүзләренчә, подъездларны ремонтлау аеруча актуаль. Аларның яртысын инде алдагы елларда яңартканнар, тагын мең ярымнан артык подъезд ремонтланырга тиеш. Шуларның 575е 2019 елда ремонтланачак, моңа 192 миллион сум акча кирәк булачак. Денис Баландин баскыч читлекләрен комплекслы рәвештә яңартулар турында сөйләде: агач рамнарны пластикка алыштырачаклар, керү ишекләрен җылытачаклар (болар барысы да җылылык агымын минимальләштерә), эстетик як – буяу, агарту, яңа почта тартмалары урнаштыру, элемтә чыбыклары-каналлар, чүп-чар салу урыннарын яңарту да күздә тотыла.
22 миллион сум 60 йортта кайнар су өчен кире циркуляция линияләрен төзүгә китәчәк, бу иске күпкатлы йортларга кагыла. 2010 елдан бирле 243 йортта заманча система урнаштырганнар, 2019 елга нибары 22 йорт кала.
Шулай ук Денис Баландин белдерүенчә, Түбән Камада балалар өчен 19 уен мәйданчыгы булдырылачак, дача ширкәтләренең инфраструктурасы модернизацияләнәчәк (юллар, трансформаторлар, насослар, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары һ.б.), яңгыр сулары канализацияләре тулысынча чистартылачак, 25 мең агач һәм куак утыртылачак, 17 километр озынлыгында элемтә чыбыкларын җир асты коммуникацияләренә кушу башкарылачак, шәһәр зираты төзекләндереләчәк.
Бу эшләр барысы да җирле һәм республика бюджетларыннан тугыз махсус программа буенча бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә мөмкин булачак.