Рус Тат

Геральдика

Герб

Герб тасвирламасы
Зәңгәрсу (зәңгәр) hәм яшел төсләргә бүленгән кыр, аның өстендә - нурлар белән әйләндереп алынган яшел шар (“кояш шәүләсе”) сурәтләнгән алтын төстәге багана. Шар аша яшел төстәге нарат агачы үтә. Наратның сары төскә кергән кәүсәсе шарны кисеп үтә һәм яшел төскә әверелеп, өскә юнәлә. Зәңгәр төстәге якның аскы өлешендә тәңкәсыман җепләрдән торган дулкын рәвешендә бөгелгән өч рәт, ә яшелендә өстә көмеш төстәге шулай ук өч (ике hәм бер) акчарлак оча.
Гербның бөтен өлешләре үзара тигез.
Якларның үзара нисбәте 7:9

Флаг

Флаг тасвирламасы
Түбән Кама муниципаль район флагы буе иңенә карата 2:3 нисбәтендәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Вертикаль буенча 3 буйга бүленгән: зәңгәр, сары, яшел. Сары буй флаг озынлыгының 1/5 өлешен тәшкил итә һәм үзара тигез озынлыктагы зәңгәр һәм яшел буйлар арасында. Сары буйда кояш һәм нарат рәсеме төшерелгән яшел график композиция сурәтләнгән.

Герб символикасын нигезләү
Гербтагы шартлы билгеләр(символлар) аллегорияләр телендә районның тарихи, географик һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра. Шәһәр исеменә бәйле рәвештә анда Кама елгасы сурәтләнгән. Кама - Иделнең иң эре кушылдыгы, аның агым уңаенда өч сусаклагыч төзелгән. Арада иң зурысы – Түбән Кама гидроэлектростанциясе. Көмеш дулкыннар хозурында елганың төсе зәңгәр –сары –яшел төсләргә үзгәрә.

Нарат һәм кояш сурәте төбәктә яшәү өчен уңай табигый шартларны гәүдәләндерә. Биектә очучы кошлар рух күтәренкелеге, көч-куәт, үсешкә омтылышны чагылдыралар. Көмеш төс - чишмә суының сафлыгы, камиллек, мәрхәмәтлелек, үзара аңлашу төсе. Алтын төс – уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл билгесе. Зәңгәрсу (күк, зәңгәр) төс – намус, дан, тугрылык, гаделлек билгесе. Яшел төс – тереклек, сәламәтлек һәм үсеш билгесе.

Түбән Кама муниципаль район флагы герб нигезендә эшләнелгән


Полиграфия өчен күчереп алу