Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районы чыгарылыш сыйныф укучылары!
Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе – Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Быел ул шәһәр һәм район күләмендә 2856 - тугызынчы, 1101 унберенче сыйныф укучысы өчен яңгырый. Нәкъ менә әлеге көн риясыз балачак еллары тәмамланып, яңа, олы тормыш юлына аяк басу билгесе булып тора.
Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларга рәхмәт. Бу еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте. Аерым рәхмәт сүзләремне ата-аналарга җиткерәм. Балаларының уңышлары аларга яратулары, кайгыртучанлыклары, сабырлыклары өчен бүләк булсын.
Берничә елдан сез, кадерле укучылар, бергәләп Түбән Каманы алга таба үстерү, нык һәм көчле территориянең киләчәген төзү өчен, яшь белгечләр буларак әйләнеп кайтырсыз. Бүген сезгә үз мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру, шәхси үсеш өчен барлык юллар ачык.
Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын. Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга насыйп булсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин