Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Утыз өч ел элек, 1986 елның апрель аенда, бөтен планетага «Чернобыль» дигән коточкыч сүз яңгырады, Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергия блогында һәлакәт турында бар дөньяга хәбәр таралды. Һәм бу көннәрдә без күзгә күренмәс дошман - радиация белән көрәштә гомерләрен корбан итүчеләрне искә алабыз. Бу - йөрәк кушуы буенча күтәрелгән геройлар иде, алар беренче көннәрдә, атналарда ук Чернобыльгә килеп, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшенә керештеләр.
Күп кенә коткаручылар, алар арасында безнең шәһәр һәм район кешеләре дә бар иде, реактор янында эшләп, үз сәламәтлекләрен югалттылар. Бу көн аларның батырлыгына багышланган. Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында Чернобыль АЭСындагы һәлакәттән һәм башка радиация объектларында зыян күргән 202 кеше яши.
Әлеге коточкыч фаҗигадән соң, тулы бер яңа буын үсеп җитте, әмма без бу сабакны һәрвакыт истә тотарга, аеруча безнең өчен, республика һәм илнең эре сәнәгать үзәге булган Түбән Кама өчен, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңларга һәм онытмаска тиеш.
Түбәнкамалылар исеменнән әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга – безнең киләчәгебез өчен үз сәламәтлеге һәм гомерен корбан иткән һәркемгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Алар барысы да олы хөрмәткә ия.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхет, уңышлар телим.
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры,
Айдар Метшин
Дата изменения: 14.05.2019 13:22:15
Количество показов: 1271