ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Салым органы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле салым органы хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм!

Сезнең эшчәнлегегез турыдан-туры районның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә, уңай социаль-икътисадый вазгыять булдыруга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга йогынты ясый. Бюджет керемнәренең тотрыклы тулылануы, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә әһәмиятле социаль проблемаларны хәл итү һәм мөһим проектларны гамәлгә ашыру нәкъ менә сезнең дөрес һәм җайга салынган эшегезгә бәйле.

Бүгенге көндә сез үз эшчәнлегегездә актив рәвештә заманча мәгълүмат технологияләрен үзләштерәсез, контроль чаралар үткәрү принципларын яңадан карыйсыз, салым түләүчеләр белән конструктив әңгәмәләр корасыз. Нәтиҗәдә, меңләгән түбәнкамалы дәүләт хезмәтләре ала, салым түләүләре түли, шәхси кабинетлар һәм интернет-сервисларның электрон системасы ярдәмендә документлар тапшыра.

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугры булуыгыз, принципиальлегегез алга таба да территориябез үсешенә этәргеч булыр дип ышанам.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә нык сәламәтлек, иминлек, районыбыз һәм аның халкы файдасына башкарылган эшегездә уңышлар телим!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 26.11.2018 13:33:10
Количество показов: 1607

Возврат к списку

x^