ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле район һәм шәһәр Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре,
хокук саклау органнары ветераннары!


Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Сез гомерегезне җиңел булмаган, әмма игелекле эшкә багышлагансыз. Сезнең хезмәт - Түбән Кама муниципаль район халкының иминлеге һәм тынычлык гарантиясе.

Түбән Кама полициясенең һәр вәкиле, үз хезмәт бурычын намуслы һәм фидакарьләрчә үтәүче буларак, кыюлык, түземлек, тырышлык күрсәтеп, шәһәр һәм район территориясендә хокук тәртибен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.

Территориябездә эчке эшләр органнарының традицияләренә нигез салган һәм бүгенге көндә алар үрнәгендә хокук тәртибен саклаучыларның яңа буыны тәрбияләнүче каһарман кешеләргә - ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Түбән Кама муниципаль районы полиция хезмәткәрләре алга таба да җинаятьчелек белән катгый һәм киеренке көрәш алып барырлар, территориябездә тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанам.

Сезгә бәхет, нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, җиңел булмаган хезмәтегез авырлыкларын уртаклашучы туганнарыгызның сезне аңлап кабул итүләрен телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 12.11.2018 10:59:02
Количество показов: 1667

Возврат к списку

x^