ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлау

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне чын йөрәктән иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.

Бүген без Түбән Кама муниципаль районында барча гаиләгә ярдәм күрсәтергә, һәрбер кечкенә түбәнкамалының һәрьяктан үсеше һәм камилләшүе өчен шартлар тудырырга омтылабыз. Бу бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең бик зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле. Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә Түбән Кама муниципаль районының киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.

Түбән Камадагы барлык гаиләләргә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телим. Гаиләләрегезне саклагыз һәм бәхетле булыгыз!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
шәһәр Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 20:05:49
Количество показов: 4358

Возврат к списку

x^