Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелемнән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Россиядә Яшьләр көне уңаеннан котлыйм!
Бу бәйрәм - барлык түбәнкамалыларның яраткан бәйрәме. Районыбызның өчтән бер өлеше яшьләр булганы өчен генә түгел, яшьлек хисе - Түбән Каманың кыю һәм нык холкына туры килүче күңел халәте булуы өчен дә әлеге бәйрәм безгә якын.
Түбән Кама яшьләренең үзләрен җәмгыятебезнең актив, эшчән, инициативалы өлеше итеп күрсәтүләре, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашулары, социаль әһәмияткә ия булган хәйрия, патриотик һәм мәдәни проектлар, чаралар оештырулары сөендерә. Үз чиратыбызда, без дә яшьләребезнең белемгә, үсешкә омтылышын куәтләп, аларның иҗади сәләтләрен тулысынча ачу өчен шартлар тудырабыз. Киләчәктә дә Түбән Каманың белем алу, эшләү, тормыш итү, гаилә кору, балалар үстерү өчен яшьләрне үзенә җәлеп итүче шәһәр булып калуын телибез!
Яшь түбәнкамалыларның барлык уй-хыяллары тормышка ашуын телим. Киләчәк көннәргә ышаныч белән карагыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз. Сездәге көч-куәт, иҗатыгыз, активлыгыгыз яңадан-яңа җиңүләргә юл ачсын!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Шәһәр Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 04.08.2017 20:03:55
Количество показов: 3083