ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау

Кадерле хатын-кызлар!


Түбән Кама муниципаль районының барлык көчле затлары, шәхсән үз исемемнән сезне язның иң матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Һәр елны әлеге бәйрәм җитү белән, без, ир-атлар, сезнең матурлыгыгызга, нәфислегегезгә, зирәклегегезгә, сабырлыгыгызга сокланып туя алмыйбыз. Сезнең мәхәббәтегезне һәм ярдәмегезне тоеп, тормыш юлы буйлап янәшә атлауның нинди зур бәхет икәнлеген елдан-ел ныграк аңлыйбыз.

Бүгенге көндә сез, кадерле хатын-кызларыбыз, ир-атлар белән беррәттән, шәһәр һәм район тормышының барлык өлкәләрендә нәтиҗәле хезмәт куясыз, һөнәри казанышларга ирешәсез, иҗтимагый тормышта актив эш алып барасыз. Шуның белән бергә гаилә учагын сүндерми саклау, өйләргә ямь өстәү, балалар һәм оныклар турында даими кайгырту өчен дә үзегездә көч табасыз, ярату, наз, җан җылысы бүләк итәсез.

Кадерле әниләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребез, әбиләребез, барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Күзләрегез һәрчак яшьлектәгечә очкын сибеп, балкып янсын, өйләрегездә бәхет, иминлек, муллык хөкем сөрсен.

Яз бәйрәме белән, кадерле хатын-кызлар!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,

шәһәр Мэры

Айдар Метшин

 

 


Дата изменения: 04.08.2017 20:14:17
Количество показов: 2621

Возврат к списку

x^