ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Теркәлү дәвам итә: Түбән Камада триатлон һәм TIMERMAN балалар йөгереше буенча ярышлар узачак
Спорт
  • 25 Июнь 2019 - 15:31
  • Караулар: 106

14 июльдә триатлон буенча ярышлар уздыру тарихында беренче тапкыр TIMERMAN командасы Түбән Камада старт бирәчәк, анда катнашучыларга Спринт һәм Эстафета-спринт дистанцияләрен узарга туры киләчәк.

Ярышларга Казан, Әлмәт, күрше Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән, шулай ук Йошкар-Ола, Уфа, Можга, Яранск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 80 гә якын катнашучы теркәлгән иде. Әмма үз-үзен триатлонда сынап карарга теләүче түбәнкамалылар әлегә табылмаган.

Спортчыларга өч этап узарга кирәк булачак: йөзү, велосипед һәм йөгерү. Моның өчен TIMERMAN сайтында теркәлергә кирәк. Ярышларда коллегалар белән бергә катнашырга мөмкин.

Шәхси катнашканда теркәү взносының күләме 1050 сумнан алып 1800 сумга кадәр тәшкил итә. Команда катнашу бәясе - 2100 сумнан 3600 сумга кадәр.

Яшь спортчылар өчен 600 метр арага «TIMERKIDS» балалар ярышы оештырылачак. Катнашучылар саны лимиты - 100 кеше. Йөгерештә 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Теркәү өчен түләү күләме 140 сумнан алып 240 сумга кадәр тәшкил итә.

Барлык катнашучыларга да старт номеры һәм финишта катнашучы медале биреләчәк (бөтен дистанцияне узу шарты белән).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*