Түбән Кама җыелма командасы республика пенсионерлар спартакиадасыннан бронза медаль һәм кубок алып кайтты. Команда составында - ун пенсионер, араларында 70 яшьтән узганнары да бар.

Җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, дартс, катнаш эстафета, йөзү... Эстафетада түбәнкамалылар икенче урын алды, ә менә йөгерешче Владимир Тарасов шәхси зачетта алтын медаль яулады. Нәтиҗәләрнең гомуми суммасы Түбән Кама җыелма командасына пьедесталның өченче баскычына менәргә мөмкинлек бирде.

Ярышларда барлыгы 45 команда - якынча 500 пенсионер катнашты. «Шәһәр» категориясендә Түбән Камадан Әлмәт һәм Казан гына көчлерәк булып чыкты. Дүртенче урында – Чаллы, бишенче урында - Азнакай.