"Нефтехимик" клубы спортчысы Рөстәм Фәйзрахманов дзюдо буенча Япония ачык чемпионатында алтын медаль яулады.
Ярышлар Фукуи шәһәрендә 17-19 май көннәрендә узды. Япония - дзюдо ватаны, бүген илдә спортның бу төре белән 2 млн тирәсе кеше шөгыльләнә.
Түбән Кама спортчысы 73 кг авырлык категориясендә М-2 (35-40 яшь) төркемендә көч сынашты. Рөстәм Фәйзрахманов чемпионатның 4 ярышында катнашты, һәр ярышта аңа япон көндәшләре белән бил алышырга туры килде.

Рөстәм Фәйзрахманов Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе булып эшли. Спортчының тренеры - Александр Носов.