Иртәгә, 6 апрельдә, Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә татарча көрәш буенча республикакүләм 26нчы турнир узачак. Әһәмияте ягыннан бу турнир республикада милли көрәш буенча үткәрелүче бәйгеләр арасында икенче урында тора (беренче урында - Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир).
Легендар якташыбыз Данил Галиев - көрәш буенча сигез тапкыр Россия чемпионы һәм унике тапкыр Татарстан чемпионы. Дәвамчылары буларак, ул Түбән Камада 15 спорт мастеры тәрбияләүгә ирешкән.
Данил Галиев исемендәге турнир "Татнефть" компанияләр төркеме ярдәме белән үткәрелә.
Быел Түбән Камага Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә барлыгы 400гә якын кеше килүе көтелә. Бил алышу "Шинник" спорт комплексында 9:00 сәгатьтә башлана, турнирны ачу тантанасы 12:00 сәгатькә билгеләнгән.
Бу көнне биредә артистлар чыгышы да көтелә, буфет эшләячәк. Турнир барышын карарга теләге булган һәркем керә ала.