"Нефтехимик" клубы спортчысы Айдар Гыйләҗев җиңел атлетика буенча Оренбургта узган ярышларда бронза медаль яулады.
Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе (IAAF) дөнья рекордларын теркәгән дәрәҗәле бөтенроссия ярышлары Мәскәү, Самара, Свердловск, Ленинград өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 250 спортчыны үзенә җыйды.
Каршылыклар белән 60 метрга йөгерүдә түбәнкамалы өченче урын алды, ул бу араны 8.12 секундта үтте. "Оренбургка соң килдем, хәл җыеп өлгермәдем, - ди үз нәтиҗәләреннән артык канәгать булмаган спортчы. - Хәзер алга таба хәрәкәт итәбез: Краснодар краендагы ярышларга әзерләнергә кирәк".