ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: 18 яшьлек түбәнкамалы Россиянең иң җитез спортчысы өчлегенә керде
Яшьләр
  • 09 Гыйнвар 2020 - 10:58
  • Караулар: 293
Екатеринбургта җиңел атлетика буенча «Раштуа стартлары» XXIX Бөтенроссия ярышлары узды.

12 комплект медаль өчен иң көчле җиңел атлетлар  көрәште, алар арасында Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә 40 тан артык җиңүче бар иде.

Ярышта  каршылыклар аша 60 метрга узышуда түбәнкамалы 18 яшьлек Семен Манаков катнашты. Беренче узышны  ул 7,87 секундта үтте һәм  финалга чыкты. Узыш нәтиҗәләре буенча якташыбыз  3 нче урынны алды (7,93 сек.).

Ярышта  Артем Макаренко (Мәскәү, Красноярск крае)  җиңү яулады (7,60 сек.). Көмеш медаль - Константин Шабановта (Мәскәү, Псков өлкәсе - 7,66 сек.).

"Без тренер Олег Анатольевич белән бу ярышларга спорт мастеры нормативын (8,10 сек.) үтәү максаты белән бардык,  ә призерлар арасына эләгү -   икеләтә күңелле, бигрәк тә шундый көчле компаниядә. Финалда барысы да мин теләгәнчә килеп чыкмады, бераз ялгыштым, димәк, эшлисе эшләр күп әле", - ди Семен Манаков.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^