ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада армиядән кайткан егетләрнең кадетлар белән очрашуы үтте
Яшьләр
  • 06 Декабрь 2019 - 12:52
  • Караулар: 218
Шушы көннәрдә Түбән Камада армиядән кайткан егетләр  кадетлар белән очрашып, хәрби хезмәт нечкәлекләре турында сөйләделәр.  Традицион очрашуны җирле хәрби комиссариат оештырды.

"Армия сине чын ир-ат итеп үзгәртәчәк, - ди Владимир Карпухин. - Алга, егетләр! Сез берни дә югалтмаячаксыз. Бер ел армиядә булу бик зур әһәмияткә ия. Мин төрле очраклар -начарын да, яхшысын да күрдем, бу мине чыныктырды".

Түбән Кама егете Преображенский полкында хезмәт иткән, төрле рәсми тантаналарда катнашкан, хәтта Никарагуада республика юбилеена очкан. Әйтик, Кызыл мәйданда торучы  каравыл полкы Түбән Кама өчен 2012 елда шефлыкка алынган, бу вакыт эчендә элиталы бүлекчәдә нефтехимиклар шәһәреннән йөздән артык егет хезмәт иткән. "Минем өчен иң авыры – шпагатка утыру булды, - дип көлә Владимир Карпухин. - Шулай да бер атнада өйрәндем".

Ә менә Владимир Тадевосян ашау турында борчылган. "Ботка гына бирерләр дип уйладым, - дип искә алды ул. - Кәбестәдән  пешергән ниндидер бигус белән дә куркыттылар.  Әмма чынлыкта бик тәмле ашаттылар, хәтта милли кухня көннәре дә булды". Ул   Көньяк Осетиядә хезмәт иткән. "Сез күпкә җаваплырак булырга өйрәнәчәксез, - ди егет кадетларга, - Үз тормышыгыз, гаиләгез  өчен җаваплырак. Армия сезне үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырачак,  кыюрак итәчәк".

Очрашуда катнашкан  Сухраб Пириев билгеләп үткәнчә, аның холкындагы  үзгәрешләргә,  беренче чиратта,  әти-әнисе таң калган. Егет Калининградта хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. «Әни шок хәлендә -  мин өйдә урынымны үзем җыя башладым. Армиядә, гомумән, җитдилеккә өйрәндем. Әти-әнием дә  тормышка карашым үзгәрүен, олыгаеп китүемне әйтәләр".

Очрашуны җитәкләгән хәрби комиссар алардан көненә ничә чакрымга йөгерүләрен  сорады. Алар биш чакрым  булуын әйттеләр.  Фәрит Мингәрәев заманында егерме бишәр чакрымга чабуларын елмаеп искә төшерде. 
.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^