ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада бу көннәрдә WorldSkills Russia чемпионатының төбәк бәйгесе үтә
Яшьләр
  • 15 Ноябрь 2019 - 12:35
  • Караулар: 350
Түбән Камада бу көннәрдә WorldSkills Russia төбәк бәйгесендә эшче яшьләрне сайлап алу этабы бара.

Түбән Кама политехника көллияте  - һөнәри осталык буенча ярышлар уза торган мәйданчыкларның берсе. Биредә  "Сантехника һәм җылыту"  юнәлеше буенча көч сынашалар. Ярышта республиканың төрле районнарыннан 16 яшькәчә  белгечләр  катнаша. Бәйге өч көн дәвам итәчәк.

WorldSkills чемпионатының төбәк этабы яшь белгечләрен экспертлар бәяләячәк. Жюри әгъзаларының берсе -  "Сантехника һәм җылыту" компетенциясе буенча WorldSkills Russia милли хәрәкәтенең баш эксперты Мәскәүдән килгән  Иван Власов.

Җиңү яулаган белгеч  Милли һөнәри осталык чемпионатына китә, дип хәбәр итә НТР.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^