«Пятница» телеканалында үткән «Дүрт туй» бәйгесендә катнашып, Түбән Каманың яңа өйләнешкән пары Рәмис һәм Аида Коптевлар беренче урын алган һәм төп приз – романтик сәяхәткә юллама белән бүләкләнгән.
Бәйгегә яшь парлар үзләренең туй видеоязмасын тәкъдим итәргә тиеш булган. Якташларыбыз Калининград, Актүбә һәм Саратов шәһәрләре катнашучылары белән ярышкан.
Рәмис һәм Аида Коптевларның туе 15 августта Чаллы шәһәре янындагы «Түбән Кама» милли паркында урнашкан «Пихта» ял итү базасында төшерелгән.
«Вести Камаза». Фото: Отабек Набиев

