Шәһәрдәшләребез Павел Новиков һәм Раилә Гыймадиева Казанда ARENALAND мультиформатлы фестиваленнән медальләр белән кайттылар.
Яшьләр йөгерү, Казансуда йөзү һәм башка төрле спорт ярышларында катнашкан.

«Титуллар һәм медальләр алу өчен барлык дисциплиналарны да үтәргә, дистанциядән төшеп калмаска кирәк иде, - дип сөйләде безгә «Таиф-НК»ның 27 яшьлек хезмәткәре Павел Новиков. - Авыр булмады: барысы да җиңел бирелде, теләгәннәр барысы да чынга ашты. Шулай да, оештыру йомшаграк иде, навигация юньле булмады».

Түбән Камада узган триатлон ярышлары Павел Новиковка ныграк ошаган. «Бик җитди чара булды, үз - үземне көч һәм чыдамлыкта сынап карый алдым», - ди TIMERMAN стартлары турында спортчы.

