Яшьләр сәясәте өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика конкурсында түбәнкамалылар берьюлы ике бүләк алды.
Сайлап алу этапларында катнашучы 129 кешедән финалга 14 кеше эләккән.Нәтиҗәдә, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Айгөл Аитова һәм «Эйдос» психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева үз номинацияләрендә абсолют җиңүче булганнар. Түбәнкамалыларга бүләкләрне ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тапшырган.

Моннан тыш, Татарстанда беренче тапкыр дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча республика премияләре тапшырылган. Мондый премиягә Түбән Каманың әйдәп баручы волонтеры Булат Әюпов һәм Айгөл Аитова лаек булган.